17-23 апрель көннәрендә Казанда сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада илнең 70 субъектыннан 223 укучы катнашты. Татарстаннан Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Актаныш, Арча, Бөгелмә һәм Саба муниципаль районнарыннан 8-11 сыйныф укучылары катнашты.
Олимпиада 2 ярыш туры - теоретик һәм иҗади турлардан торды. Теоретик тур вакытында олимпиадада катнашучылар дөнья мәдәнияте буенча сорауларга язмача җавап бирергә тиеш иде. Иҗади тур вакытында тәкъдим ителгән биремне үтәгәндә дөньяга карашны, эрудицияне һәм креативлыкны күрсәтергә кирәк иде.
Олимпиаданың ике тур нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
Динара Әхмәтова, Казан шәһәре Вахитов районының Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы,
Ян Билданов, Казан шәһәре Вахитов районының Инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы,
Ульяна Билданова, Казан шәһәре Вахитов районының Инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы,
Данил Гәзизов, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!