2022 елда Россия югары уку йортларына өстәмә бюджет урыннары биреләчәк. Тагын 30 мең бюджет урыны магистратурага керергә теләүчеләр өчен барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков җомга көнне.
"Быел барлык белгечлекләр һәм юнәлешләр буенча бюджет урыннары артты. <...> Баклавриатны тәмамлаганнар өчен быел без хөкүмәт ярдәме белән югары уку йортларына тагын 30 мең бюджет урыны бирәчәкбез", - дип хәбәр итте ул "Бердәм Россия" партиясенең 2022 елда кабул итү кампаниясе буенча туры линия вакытында.
Аның сүзләренә караганда, бакалавриатны тәмамлаган кешеләр өчен бу яхшы мөмкинлек, - укуны тагын ике ел дәвам итәргә һәм сыйфатлы белем алырга.
Фальков шулай ук медицина, педагогика һәм инженерлык юнәлешләре буенча иң күп бюджет урыннары булуын искәртте.