Рус география җәмгыяте «Иң матур ил» VIII фотоконкурсына эшләр кабул итүне ачты.
2021 ел РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Ел дәвамында илнең төрле төбәкләрендә фәнне популярлаштыруга һәм талантлы яшьләрне фән һәм технологияләр өлкәсенә җәлеп итүгә, шулай ук Россия галимнәренең соңгы казанышлары турында сөйли торган 5,5 мең чара узды.
2022 елның 15 гыйнварында «Президент спорт уеннары» ның яңа сезоны старт ала.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган «Вакыт дәва түгел» Бөтенроссия иншалар конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә.
2022 ел башыннан Яр Чаллыда спорт мәктәпләре укытучыларының, тәрбиячеләренең һәм тренерларының хезмәт хаклары артачак. Бу мәсьәлә шәһәр Советының йомгаклау, 21 нче утырышында хәл ителде.
Татарстан 2021 елда 12 милли проектны гамәлгә ашыруда катнашкан, алар составына 46 төбәк проекты кергән.
Huawei Cup 2021 ИКТ өлкәсендә Евразия ярышларының сайлап алу сынаулары тәмамланды. Быел ярышларда 500 уку йортыннан 20 меңнән артык катнашучы катнашты, шуларның 120се ике сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча иң югары нәтиҗәләр күрсәткән финал ярышларында катнашачак.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион сөйкемлелеге буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә. Бәйгенең спонсоры - Haier компаниясе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.
Әлмәттә, «Алсу» микрорайонында «Адымнар» полилингваль комплексы актив төзелә, аңа старт быелның 4 сентябрендә бирелде. Районда мәгариф турында муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов журналистлар белән узган йомгаклау матбугат конференциясендә сөйләде.