Татарстанда «Мәгариф» һәм «Демография» илкүләм проектларына йомгак ясалды

2022 елның 3 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан 2021 елда 12 милли проектны гамәлгә ашыруда катнашкан, алар составына 46 төбәк проекты кергән.

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 34,1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Шул исәптән 25,7 млрд. сум – төзелеш эшләренә, 1,7 млрд.сум-җиһазлар сатып алуга һәм матди-техник базаны яхшыртуга, 6,7 млрд. сум-ярдәм чараларына юнәлдерелде.

«Милли проектлар безнең гражданнар өчен бик мөһим. Алар Татарстан гаиләләренең иминлеген арттыруга алып баралар, яхшы шәһәр мохитенә, социаль өлкәгә алмашалар, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тудыралар», – дип билгеләп үтәләр Татарстан Икътисад министрлыгында.

Мәгариф
«Мәгариф» милли проекты кысаларында быел ике мәктәп төзелеше тәмамланган, берсе – Казанда, икенчесе-Чаллыда. Моннан тыш, Мөслим һәм Саба районнары мәктәпләрендә ике спорт залы ремонтланды. Бу проектларның бәясе 2021 елда 2,3 млрд. сум тәшкил иткән.

Казанда 98-нче номерлы мәктәп базасында «Кванториум» балалар технопаркы булдырылды. Моннан тыш, бөтен республика буенча 114 «Үсеш ноктасы» барлыкка килде – биология, химия һәм физика кабинетлары яңартылды. Цифрлы мохитне гамәлгә кертү өчен 26 белем бирү оешмасы компьютер техникасы алды. Татарстан башкаласының ике мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кабинетлар җиһазландырылган.

Кукмара аграр көллияте һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы остаханәләр төзү өчен грантлар алды.

Моннан тыш, сигез ирекле проект һәм 11 муниципаль үзәк хупланды. «Мәгариф» милли проектына барлыгы 2,6 млрд.сум җибәрелгән.

Демография
Быел «Демография» милли проектына гомуми чыгымнар 7,2 млрд.сум тәшкил иткән. 2021 елда 2,4 мең урынга 13 балалар бакчасы төзелде. Шул исәптән 980 балага исәпләнгән биш балалар бакчасы – Казанда, тагын өчесе-Яр Чаллыда-660 бала, Питрәч районында 340 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы. Әлмәттә, шулай ук Лаеш һәм Биектау районнарында 140, 50 һәм 220 урынлык бер балалар бакчасы төзелде.

Кукмарада балалар бакчаларыннан тыш, 4 мең кв. метр мәйданлы универсаль спорт залы төзелде, Казанда 27,2 мең кв.метрлы ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде һәм Алексеевск бистәсендә ябык шугалак төзелеше башланды, аны киләсе елда сафка бастыру планлаштырыла.

Ун спорт мәктәбе яңа җиһазлар, экипировка һәм микроавтобуслар алды. Моннан тыш, аларның дүртесендә ГТО өчен мәйданчыклар җиһазландырылган. Моның өчен барлыгы 64,9 млн. сум бүлеп бирелгән.

Балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә 5 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән 35,7 мең гаиләгә беренче бала тууга бәйле рәвештә акча түләнгән, 131,6 мең гаиләгә балалар бакчасы өчен түләү компенсацияләнгән, 36,1 мең баланы балалар ризыгы белән тәэмин иткән. Моннан тыш, 2 мең хатын-кызга бала туу белән бәйле рәвештә бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирелде.

Шулай ук илкүләм проект буенча йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча чаралар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International