2021 ел РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Ел дәвамында илнең төрле төбәкләрендә фәнне популярлаштыруга һәм талантлы яшьләрне фән һәм технологияләр өлкәсенә җәлеп итүгә, шулай ук Россия галимнәренең соңгы казанышлары турында сөйли торган 5,5 мең чара узды.
Әлеге чаралар арасында: "Җиңү поезды", Бөтенроссия студентлар чыгарылыш кичәсе,"Вакыт дәва түгел" проекты, "Техносреда" фестивале, "Белем" җәмгыятенең яңадан башланып җибәрелүе, "Фән өчен көрәш" кибертурнир, "Акыл уеннары", "Вузпромэкспо" күргәзмәсе, яшь галимнәр җыены.