2022 ел башыннан Яр Чаллыда спорт мәктәпләре укытучыларының, тәрбиячеләренең һәм тренерларының хезмәт хаклары артачак. Бу мәсьәлә шәһәр Советының йомгаклау, 21 нче утырышында хәл ителде.
Укытучыларның хезмәт хакы — 17%, тәрбиячеләрнең — 19%, кече тәрбиячеләрнең 26% ка артыр дип көтелә.
Спорт мәктәпләре тренерлары 1 гыйнвардан агымдагы ел белән чагыштырганда 18% ка күбрәк ала башлаячак, ә мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре берьюлы 35% ка. Моннан тыш, ярдәмче персоналның хезмәт хаклары да арттырылачак — 2021 елга карата +11%.
Утырышта хезмәт хакы күләмен арттыру бюджет ассигнованиеләре ярдәмендә башкарыла, дип искә төшерделәр. Бу максатларга 1 млрд. 211 млн. сум бүлеп бирелгән.