Киләсе елда Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарын коронавируска кадәрге форматта үткәрү ниятләнә.
Илнең барлык педагогик югары уку йортларында укытучыны әзерләүнең бердәм стандартларын кертү-педагогик белем бирүне үстерү өлкәсендә төп бурычларның берсе. Илнең югары уку йортларының актив катнашында эшләнгән һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Коллегиясе тарафыннан бертавыштан хупланган «Югары педагогик белем бирү Үзәге» дигән документ нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов 2021 елда «Россиянең киләчәк буын укытучысы» проектын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә чыгыш ясаганда белдерде. Чара «Колледж–югары уку йорты «Өзлексез һөнәри белем бирү системасында педагогик кадрларны әзерләүнең сыйфатын күтәрү» бөтенроссия семинар – киңәшмәсе кысаларында узды.
Мәктәпләргә капиталь ремонт ясауның яңа федераль программасы буенча киләсе елда Татарстанның 66 мәгариф оешмасын яңарту планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Чыршы бәйрәмендә катнашучы балаларны сәламләде. Чара «Баскет-холл»да узды.
Кереш сүзендә Илсур Һадиуллин коллегия темасының актуальлеген һәм мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитет бүлекләре һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булу сәбәпле, уку дәресләрен туктату мөмкинлеге турында тәкъдимнәр юллады.
Казан энергетика көллияте-бик бай һәм якты тарихы булган учреждение. Казан энергетика техникумын һәм көллиятне төзү тарихы сугыштан соңгы елларда республиканың сәнәгать, энергетика системасының барлыкка килүе һәм үсеше белән тыгыз бәйләнгән.
"2015-2024 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән Стратегик идарә итү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен уздырыла торган «Талантлар ачу — 2021» форумы уза. Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Талантлар университеты оештыра.
20-25 декабрьдә Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Билингва» һәм «Импульс» профиль сменалары кысаларында җәмгыять белеме һәм химия буенча укыту-тренировка җыеннары уздыра.
20-22 декабрьдә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Туган телләр (чуваш, удмурт, мари, мордва) һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.