Киләсе елда Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарын коронавируска кадәрге форматта үткәрү ниятләнә.
«Әлегә имтиханнар буенча расланган норматив документлар юк, ләкин элеккечә уздыру планлаштырыла. Рус теле һәм математика мәҗбүри, вузга керү өчен укучы сайлавы буенча ике предмет. 9 нчы классларда — рус теле, математика, сайлау буенча ике предмет», — диде ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда.
Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар БДИ ны элегрәк яңартылган федераль стандартлар нигезендә тапшырачак. «Сүз 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә торган стандартлар турында түгел. Икенче буын стандартлар ул, анда биремнәр алган белемнәрне практикада куллану белән бәйле булачак», — диде мәгариф министры.