20-25 декабрьдә Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Билингва» һәм «Импульс» профиль сменалары кысаларында җәмгыять белеме һәм химия буенча укыту-тренировка җыеннары уздыра.
Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабына һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабына әзерләнү максатыннан 7-11 сыйныфларда белем алучы 83 укучы чакырылган иде. Алар арасында 16 муниципаль район – Актаныш, Аксубай, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Нурлат, Саба, Тәтеш, Чистай, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы мәктәпләре укучылары бар.
Бер атна эчендә балаларга фәннәр буенча төп олимпиада биремнәрен сайларга, лекцияләр һәм практик дәресләр курсын узарга туры киләчәк.
Балалар белән Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты физик химия кафедрасының тәҗрибәле укытучылары эшләячәк.
«Импульс» һәм «Билингва» республика профиль сменаларында катнашучыларның барысына да киләчәк интеллектуаль сынауларда уңышлар телибез!