22 декабрьдә полилингваль «Адымнар» мәгариф комплексында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевне сайлауның 30 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачыла.
Татарстанда «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Быел укытучылардан барлыгы 200ләп гариза килгән.
Идел буе федераль округыннан 281 укучы, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 33 бала, 1-22 декабрьдә узган «Яңа ел ишеккә шакый» 14 сменасында катнашты. 21 көн эчендә балалар Яңа ел атмосферасын тойдылар һәм истәлекле, истә калырлык вакыйгаларда катнаштылар. Сменаның ябылу тантанасы үзәкнең һәр балалар лагерында узды.
21 декабрьдә педагоглар өчен «2022 уку елы Маруся белән» конкурсына гаризалар кабул итү башлана.
20-22 декабрь көннәрендә Оренбург өлкәсендә татар мәгърифәте көннәре уза.
15-17 декабрьдә онлайн-форматта Romanian Master of Informatics (RMI 2021) информатика буенча турнир узды. Турнирда 14 илдән: Россия, Белоруссия, Италия, Болгария, Кыргызстан, Хорватия, Молдова, Грузия, Төньяк Македония, Венгрия, Румыния, Израиль, Швейцария һәм Украинадан 237 укучы катнашты.
Түбән Кама һәм Әлмәттәге «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексларын 2022 елның августында файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Мәскәүдә «Ел студенты – 2021» Россия милли премиясенә йомгак ясадылар. Татарстан югары уку йортлары укучылары исәбендә 7 бүләк, аерым алганда, КФУ студенты Денис Давыдов абсолют җиңүче һәм гран-при иясе булды.
17 декабрь көнне Түбән Кама политехника көллияте базасында. Е.Н.Королева эреләнгән белгечлекләр төркеме студентлары өчен «Электротехника һәм электроника» дисциплинасы буенча 13.00 сәгатьтә «Электр һәм җылылык энергетикасы» дигән республика олимпиадасы үткәрелде.
17-18 декабрьдә Зәй районында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының 2021/2022 елгы сезондагы Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизион этабы узды.