17-18 декабрьдә Зәй районында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының 2021/2022 елгы сезондагы Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизион этабы узды.
Уеннар «Старт»спорт-сәламәтләндерү комплексында үткәрелде.
Ярышларның өлкән судьясы-Владимир Тарасов, 1 категорияле судья.
Ярыш нәтиҗәләре буенча командалар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
Егетләр арасында:
1 урын-Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын-Яр Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 32 нче урта гомуми белем мәктәбе;
3 урын-Мамадыш шәһәренең 4 нче урта гомуми белем мәктәбе.
Кызлар арасында:
1 урын-Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе;
2 урын-Мамадыш шәһәренең 3 нче урта гомуми белем мәктәбе;
3 урын-Әгерҗе районының Красный Бор урта мәктәбе.