15-17 декабрьдә онлайн-форматта Romanian Master of Informatics (RMI 2021) информатика буенча турнир узды. Турнирда 14 илдән: Россия, Белоруссия, Италия, Болгария, Кыргызстан, Хорватия, Молдова, Грузия, Төньяк Македония, Венгрия, Румыния, Израиль, Швейцария һәм Украинадан 237 укучы катнашты.
Татарстан Республикасыннан турнирда 13 укучы катнашты. Турнир ике турда узды. Катнашучыларга тур өчен 3әр мәсьәләне 5 сәгать эчендә хәл итәргә туры килде.
Турнир нәтиҗәләре буенча егетләр 11 медаль яуладылар: 2 алтын, 6 көмеш, 3 бронза. Бу Татарстан командаларының әлеге турнирда катнашуы тарихында иң яхшы нәтиҗә.
Алтын медальләр: КФУ Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 10 сыйныф укучысы Валерий Родионов, «Иннополис лицее» ның 10 сыйныф укучысы Даниил Кузьмин.
Көмеш медальләр: Ислам Талипов, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче Лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы; Әмир Җиһаншин, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 11 сыйныф укучысы; Айдар Әсәдуллин, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче Лицей-интернаты 11 сыйныф укучысы; Руслан Вильданов, КФУның «Н.И.Лобачевский исемендәге Лицей» 10 сыйныф укучысы; Рузил Заһиров, «Иннополис лицее» ДАҺБУНЫҢ 10 сыйныф укучысы.
Булат Харисов, Казан шәһәре Мәскәү районы 2 нче Лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы.
Бронза медальләр: КФУ Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 9 сыйныф укучысы Ренат Кәримов; КФУ Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 10 сыйныф укучысы Никита Поливин; КФУ Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 10 сыйныф укучысы Мария Пакканен.