ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда мәктәп укытучылары арасында коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр бар. #ТатарстанОнлайн программасында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул хакта әйтте.

Казанда Куюки һәм Яңа Салмачи бистәләрендә балалар бакчалары һәм мәктәпләр булырга тиеш. Бу хакта #Татарстан Онлайн программасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булды, ул балаларны тукландыруны оештыру белән танышты. Ул ашханәне карады, ассортимент белән танышты, мәктәптә бирелә торган ашларны татып карады. Ул гимназиядә тәкъдим ителгән кайнар ризыкның сыйфатын югары бәяләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру: 2020 елга йомгаклар һәм 2021 елга планнар. Бүген, 14 декабрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узачак  #Татарстан Онлайн тапшыруы туры эфиры әлеге темага багышланачак.

Казанда салкын тию авырулары аркасында 14 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылган. Татарстанның калган мәктәпләре гадәти режимда эшли. 

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе елдан балалар бакчаларында ата-аналар түләве артуының сәбәбен аңлатты. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы #ТатарстанОнлайн программасында әйтте.

Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында дистанцион форматта республиканың һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшчәнлеген методик озата баруны оештыру мәсьәләләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе узды.

14-15 декабрьдә Россия Мәгариф министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Балаларга өстәмә белем бирү - талантларны тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлеге» темасына Бөтенроссия киңәшмәсе уздырачак. Анда катнашучылар «Мәгариф» илкүләм проектының федераль проектларын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Әлеге чемпионат яшь белгечләрне һәм танылган профессионалларны, педагогларны һәм эш бирүчеләрне берләштерде, яшь белгечләргә үзләрен күрсәтү һәм яңа тәҗрибә алу мөмкинлеге бирде.

 

Казан федераль университеты филологлары «Татарча диктант – 2020» акциясенә нәтиҗә ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International