ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә, аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк.

"Без бергә" гомумроссия акциясе өчен "Зур тәнәфес" волонтерлык проектлары өстендә эшләүдә 3 меңнән артык укучы катнашты, дип хәбәр итә "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы матбугат хезмәте. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Казанда “Сириус” мәгариф үзәге һәм Татарстан Республикасының сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәге вәкилләре катнашында тәҗрибә уртаклашу буенча семинар узды. Чарада республика педагоглары һәм методистлары гына түгел, ә күрше төбәк белгечләре дә катнашты.

Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә Росконгресс фонды, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Мәгариф өлкәсендә топ 10 инновацион компания» конкурсына заявкалар кабул ителә.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын тормышка ашыру бүлеге белән берлектә 2020 елның 12 августында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

Югары Ослан районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә.

Чирмешән районы үзәгендәге «Ландыш» балалар бакчасы сентябрь башында балаларны кабул итәргә җыена. 

 Казанлылар хәйрия акциясендә катнаша һәм балалар хосписында һәм Республика балалар клиник хастаханәсе онкобүлекләрендә ятучы балаларга мәктәп җыелмалары бүләк итә ала.

10 августта “Биосфера” экология һәм биология буенча сәләтле балалар өчен профильле республика сменасы ачылды ("Биосфера" республика лагерь-мәктәбе). Смена республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында уздырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International