"Зур тәнәфес" волонтерлык проектлары өстендә 3 меңнән артык укучы эшләгән

2020 елның 18 августы, сишәмбе

"Без бергә" гомумроссия акциясе өчен "Зур тәнәфес" волонтерлык проектлары өстендә эшләүдә 3 меңнән артык укучы катнашты, дип хәбәр итә "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы матбугат хезмәте. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

“Без бергә” атналыгы 10 августтан 16 августка кадәр узды. Атна буе 14 эксперт белән берлектә конкурста илнең төрле төбәкләреннән 3094 катнашучы волонтерлык, фән, сәнгать һәм журналистика өлкәсендә  мәктәп укучылары өчен ирекле проектлар булдыру өстендә эшләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International