ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2020 ел
җомга

Мәгариф системасын үстерү – республика эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Татарстанда соңгы алты елда 1,6 меңнән артык мәгариф учреждениесе ремонтланган. Чыгымнар суммасы якынча 26,5 млрд сум тәшкил итә.

Бүген Алабуга шәһәрендә Татарстан районнары мәктәпләренә яңа автобуслар тапшыру тантанасы булды. Сары төстәге «Ford Tranzit» автобуслары һәр районга да бирелде. Барлыгы — 200 автобус. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты.

Алабугада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе узды. «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексында укыячак 1 сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды. Аның эченә канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәк-яраклар салынган. Шулай ук балаларга мәктәп формасы да бүләк иттеләр.

Татарстан Президенты яңа уку елын, коронавирустан саклану чараларын күреп, гадәттәгечә 1 сентябрьдән башларга планлаштырыла, дип хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.

Татарстанда үз туган телен һәм мәдәниятен хөрмәт иткән яшь буын тәрбияләү мөһим. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Алабугада узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укуны тәмамлаучыларны эшле итү мәсьәләсен аерым игътибарга алырга кирәк дип белдерде. Әлеге мәсьәлә бүген Алабугада узган мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә күтәрелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада Бердәм дәүләт имтиханын 100 һәм 200 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Сөйләшү «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексында узды.

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык төп чарасы булган республикакүләм август киңәшмәсе быел Алабугада узды. Чараның төп темасы «XXI гасыр мәгарифе: хәзерге — киләчәк өчен» асылда туган телне, милләтне саклау мәсьәләләре белән үрелеп барды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов БДИны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән Алабугада очрашачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International