Рөстәм Миңнеханов: «Туган телне саклау — киләчәк буыннар алдында әхлакый бурыч»

2020 елның 14 августы, җомга

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык төп чарасы булган республикакүләм август киңәшмәсе быел Алабугада узды. Чараның төп темасы «XXI гасыр мәгарифе: хәзерге — киләчәк өчен» асылда туган телне, милләтне саклау мәсьәләләре белән үрелеп барды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгышында туган телне укыту мәсьәләсе аерым игътибарга алынды.

— Туган тел — күпмилләтле Татарстанның тынычлык һәм татулык нигезе. Аны саклау өчен барысын да эшләячәкбез. Бу — киләчәк буыннар алдында әхлакый бурыч, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Мәгариф өлкәсендә туган телләрне саклау һәм яклау өчен оптималь шартлар булдыру - җитди бурыч булып кала. Уку планының мәҗбүри өлешендә туган телне һәм әдәбиятны өйрәнү өчен сәгатьләр каралган. Федераль исемлеккә 28 дәреслек кертелгән. Югары уку йортларына максатчан кабул итү оештырылды, онлайн-курслар, мәктәпләр һәм башкалар. Бу - безнең эшнең нәтиҗәсе.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген һәр дәреснең сыйфатын, укытучыларның, директорның, мәгариф бүлеге җитәкчесенең туган телләрне укытуны оештыру буенча һөнәри осталыгын бәяләргә вакыт җитте.

— Берничә телне белү — зур компетенция һәм бәхәссез конкурентлык өстенлеге. Күрәсең, моны республиканың кайбер районнарында аңламыйлар. Югары Ослан, Сарман, Нурлат, Чистай, Азнакай, Баулы, Буа, Лениногорск һәм Әлмәт районнарында туган телләрне өйрәнүгә формаль мөнәсәбәт күзәтелә, — дип шелтә белдерде Татарстан Президенты санап үтелгән район башлыкларына. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International