Татарстанда 6 ел эчендә мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга 26,5 млрд сум акча тотылган

2020 елның 14 августы, җомга

Татарстанда соңгы алты елда 1,6 меңнән артык мәгариф учреждениесе ремонтланган. Чыгымнар суммасы якынча 26,5 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә хәбәр итте. «Мәгариф учреждениеләренең матди-техник базалары һәрвакыт яңартуны, димәк, муниципалитет башлыгының игътибар үзәгендә булуны таләп итә. Шул ук вакытта сүз республика һәм федераль бюджетлар хисабына гына түгел, инвесторларны җәлеп итү, җирле бюджет акчаларын куллану турында да бара ", - диде Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International