Рөстәм Миңнеханов укуны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруны оештырырга кирәк дип саный

2020 елның 14 августы, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укуны тәмамлаучыларны эшле итү мәсьәләсен аерым игътибарга алырга кирәк дип белдерде. Әлеге мәсьәлә бүген Алабугада узган мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә күтәрелде.

Президент Хөкүмәткә Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, муниципаль мәшгульлек үзәкләре, предприятиеләр арасындагы тыгыз бәйләнешне оештыру бурычын куйды.

«Бөтен булган ресурсларны, шул исәптән коронавирустан зыян күрүчеләрне кабат укыту буенча федераль программаны, кулланырга кирәк. Авыр хәлдә калган кешеләрдә хезмәт базарында кирәкле компетенцияләрне булдыру мөһим», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International