Рөстәм Миңнеханов яңа уку елын 1 сентябрьдән башларга планлаштырылуын әйтте

2020 елның 14 августы, җомга

Татарстан Президенты яңа уку елын, коронавирустан саклану чараларын күреп, гадәттәгечә 1 сентябрьдән башларга планлаштырыла, дип хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.

Шул ук вакытта ул илдәге эпидемиологик вәзгыятьнең үзгәрүенә карап, төрле сценарийларга әзер булырга кирәклеген дә искәртте.

«Коронавирус пандемиясе китереп чыгарган катлаулы шартлар белән беренчеләрдән булып мәгариф өлкәсе очрашты. Педагоглар, кыенлыкларга карамастан, балаларга белем бирү эшен лаеклы рәвештә башкарып чыкты», — дип, укытучыларның эшчәнлеген югары бәяләде Татарстан Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International