Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов БДИны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән Алабугада очрашачак.
Президент конференциягә кадәр политехника көллиятендә, шулай ук „Адымнар — Алабуга“ күп телле белем бирү комплексында булыр дип көтелә. Анда БДИны 100 баллга тапшырган укучылар белән традицион очрашу узачак.
Иртәгә, 14 августта, Алабугада Татарстан педагогларының республика август конференциясе үтәчәк. Анда кунакларга яңа күп телле мәктәпне тәкъдим итү күздә тотыла.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Биектауда төзелә торган балалар бакчасы белән танышырга ниятли.