15 һәм 16 августта «Штаб» креатив индустрия резиденциясендә «Сириус» мәгариф үзәге вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасында сәләтне үстерү буенча системалы эшне үстерү һәм камилләштерү» дип аталган методик семинар узачак.
«Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү комплексын гамәлгә ашыру республика бюджетына 1,3 млрд сумга төшкән.
Яшел Үзән районында “Демография” илкүләм проекты кысаларында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелде. Объектны төзү ярты ел эчендә төгәлләнде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раиса Афанасьева сөйләде.
Информатика буенча БДИ 2021 елдан компьютер формасына күчереләчәк. Бу елның көзендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Россия төбәкләрендә имтиханның мондый формасын сынап караячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.
Иннополис университеты югары сыйныф укучыларын (9-11 сыйныфлар) InnoCTF Junior-2020 мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча команда онлайн – ярышларында катнашырга чакыра. Җиңүчеләр һәм призерлар университетка кергәндә өстенлекләр алачак.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең квалификация күтәрү үзәге хезмәткәрләре уку елы алдыннан ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү буенча тәкъдимнәр әзерләде.
Быел педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсе утырышы 14 августта Алабугада «Адымнар — Алабуга» яңа күптелле белем бирү комплексында узачак. Киңәшмәнең төп темасы: «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе».
«IT-cube» балалар ИТ-иҗаты үзәгендә ике атнадан соң бушлай укуга теркәлү тәмамлана. ИТ-курс 2020 елның сентябрь-октябрь айларында башланачак. Анкетаны сылтама буенча тутырырга мөмкин - https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html.
Казан дәүләт энергетика университетына укырга керүче абитуриентларны югары сыйфатлы белем алу , әйдәп баручы компанияләрнең уку лабораторияләре, уңайлы урында урнашкан биналар гына түгел, яхшы әзерлек өчен матди кызыксындыру да көтә.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәктәпләрнең 1 сентябрьдә, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, көндезге форматта эшли башлавына әзерләнә.