Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең квалификация күтәрү үзәге хезмәткәрләре уку елы алдыннан ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү буенча тәкъдимнәр әзерләде.
Балага һәм аның тәҗрибәсенә карап, мәктәпкә кайту бер үк вакытта анда шатлык хисләре дә һәм шул ук вакытта киләчәк уку уңаеннан борчылу тудырырга мөмкин. Тик никадәр күңелле яки күңелсез булмасын мәктәпкә, уку расписаниесенә кайту, дәресләр башланганчы иртә йокыдан торулар, мәктәпкә кирәк-яраклар һәм форма сатып алу, җәйге ялның ахыры баланы көзгә алып керә. Ял итүдән көндәлек укуга күчү авыр, шуңа күрә алдан ук әзерләнергә кирәк.
Беренче чиратта, беренче сентябрьгә кадәр берникадәр вакыт алдан катгый режимга кайтырга кирәк. Балаларда иртәрәк йокларга ятарга, барлык кызыклы эшләрне иртәнгә планлаштырырга, будильник буенча тору мотивациясе барлыкка килсен өчен.
Алдан төзелгән атналык расписание баланы яңадан төгәл тәртипкә өйрәтә. Расписаниегә күңел ачу чараларын гына түгел, мәктәпкә әзерлек буенча өй эшләрен дә өстәргә кирәк. Хәзер һәр уку елы өчен үтелгән материалны кабатлау буенча бик күп дәреслекләр бар. Көненә ярты сәгать кенә шөгыльләнегез. Балагызда кыенлыклар тудырган фәннәргә аерым игътибар итегез, әлегә моңа вакыт бар.