«Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү комплексын төзү өчен 1,3 млрд сум тотылган

2020 елның 14 августы, җомга

«Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү комплексын гамәлгә ашыру республика бюджетына 1,3 млрд сумга төшкән. 

Әлеге мәктәптә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узачак. Алабуга кунаклары белем бирү комплексы белән якыннан танышыр дип көтелә.

1224 балага исәпләнгән «Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү комплексы беренче укучыларын яңа уку елы башында кабул итәчәк. Балалар билингваль һәм полилингваль сыйныфларга бүленеп укыячагы әйтелә. Полилингваль сыйныфларда фәннәр рус, татар һәм инглиз телләрендә, ә билингваль сыйныфларда — рус телендә укытылачак, инглиз һәм татар телләре тирәнтен өйрәнеләчәк.

Мәктәп гуманитар һәм технологик профильләрне үз эченә сыйдырган. Укучылар өчен цифрлы лабораторияләр, кванториум, остаханәләр, бассейннар, заманча мәгълүмати үзәк эшлиячәк. Балаларга фото, телестудия, типография, 3D-модельләштерү, робототехника, мультипликация юнәлешләрендә дә осталыкларын үстерү мөмкинлеге тудырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International