Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәктәпләрнең 1 сентябрьдә, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, көндезге форматта эшли башлавына әзерләнә.
"Быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын 1 миллион 900 мең беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк. Һәм безнең бурыч - әлеге вакыйга һәркем өчен истә калырлык булсын өчен барысын да эшләү. Бу 1 сентябрьдә булачак. Нәкъ шул көнне нормаль, көндезге форматта эш башларга әзерләнәбез. Әлбәттә, Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп», - диде Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты рәислегендә Хөкүмәт әгъзалары белән мәгариф оешмаларын яңа уку елы башлануга әзерләү барышы турында уздырылган киңәшмәдә.