«Сириус» үзәге белгечләре Татарстандагы хезмәттәшләре белән республика филиалын үстерү турында фикер алышачак

2020 елның 14 августы, җомга

15 һәм 16 августта «Штаб» креатив индустрия резиденциясендә «Сириус» мәгариф үзәге вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасында сәләтне үстерү буенча системалы эшне үстерү һәм камилләштерү» дип аталган методик семинар узачак.

Анда профильле программаларны әзерләүчеләр, педагоглар, Сәләтле балаларны һәм яшьләрне  ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре катнашачак. Ике көн дәвамында экспертлар республика үзәге эшендәге яңа алымнар турында фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International