Яшел Үзән районында 1 сентябрьдә 220 урынлы балалар бакчасы ачылачак

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районында “Демография” илкүләм проекты кысаларында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелде. Объектны төзү ярты ел эчендә төгәлләнде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раиса Афанасьева сөйләде.

"Кораблик" балалар бакчасының мәйданы 3,3 мең кв.метр. Аның территориясендә 6 уен мәйданчыгы урнашкан - кече һәм өлкән яшьтәге балалар өчен, 2 мәйданчык - урта яшьтәге балалар өчен һәм 2 мәйданчык - әзерлек төркеме балалары өчен. Моннан тыш, гомуми физкультура-спорт мәйданчыгы да бар.

"Объектның агымдагы торышы тәмамланды дип әйтергә мөмкин. Төзекләндерү, территорияне киртәләү һәм җиһазлар урнаштыру эшләре алып барыла. План нигезендә, 21 августта без акт алачакбыз һәм бакчаны ачырга мөмкин булачак. Объектның смета бәясе 227 млн сум, шуларның 204 млн сумы - ТР акчалары һәм 24 млн сумы - РФ ", - дип шәрехләде "ТР "Главинвестстрой" ДКУ директоры урынбасары вазифаларын башкаручы Рамил Хәйретдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International