Быел педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсе утырышы Алабугада узачак

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

 Быел педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсе утырышы 14 августта Алабугада «Адымнар — Алабуга» яңа күптелле белем бирү комплексында узачак. Киңәшмәнең төп темасы: «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе».

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк катнашачак.

Утырышта катнашучылар мәктәпкәчә һәм мәктәп белеменең сыйфатын күтәрү, һөнәри белем бирүне үстерү, балаларга өстәмә белем бирүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм нәтиҗәлелеге һәм башка мәсьәләләрне караячак. Анда шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясалачак. 

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы быел «Демография», «Мәгариф» һәм «Фән» илкүләм проектларын, шулай ук алты федераль дәүләт программасын тормышка ашыруда катнаша.

Агымдагы елда республикага җәлеп ителгән акчаларның гомуми күләме «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру хисабына 1,5 млрд сум, «Мәгариф» илкүләм проекты — 2,2 млрд сум тирәсе, «Фән» илкүләм проекты — 449,9 млн сум һәм федераль программалар — 860,4 млн сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International