2020 елда КДЭУ абитуриентлары 480 000 сумга кадәр акча алырга мөмкин

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт энергетика университетына укырга керүче абитуриентларны югары сыйфатлы белем алу , әйдәп баручы компанияләрнең уку лабораторияләре, уңайлы урында урнашкан биналар гына түгел, яхшы әзерлек өчен матди кызыксындыру да көтә.

Университетның Гыйльми советы утырышында 2020 елда КДЭУга килгән олимпиадаларда җиңүче һәм призер булган мәктәп укучыларына һәм 1 курс студентларына, БДИ нәтиҗәләренә карап, академик стипендияләр күләмен раслады.

Мәсәлән, КДЭУга керү сынауларыннан башка кабул ителгән федераль исемлеккә кертелгән мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар 1 һәм 2 курста 4 семестр дәвамында ай саен 20 000 күләмендә  академик стипендия алачак. 2, 3 һәм 4 нче семестрда шундый стипендия алу шарты булып «яхшы» һәм «бик яхшы» уку тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International