ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның беренче җиде аенда Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша республика халкы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итүгә 17 847 гариза биргән.

Быел «Адымнар — Алабуга» яңа полилингваль мәктәбендә беренче мәртәбә кыңгырау чыңлаячак. Мәктәпне 14 августта ачарга планлаштырганнар. Билгеле булганча, бүгенге көнгә 900 урынның 800е инде буш түгел. Барлыгы мәктәп 1224 урынга исәпләнгән. 

Казан федераль университетының барлык студентларга стипендияләрне 5 процентка арттыру мөмкинлеге бар. Бу хакта туры эфирда КФУ ның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский хәбәр итте.

КНИТУ ректораты сәләтле беренче курс студентларына ярдәм итәргә әзер.

Россия мәктәпләрендә киләсе елдан яңа вазифалар — укытучы-методист һәм укытучы-остаз кертеләчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде. 


11
август, 2020 ел
сишәмбе

11 августта Казан Кремле территориясендә "Ватан" яшь экскурсоводлар мәктәбе программасы кысаларында Татарстан башкаласында яшәүче балаларга музей-тыюлык территориясендә урнашкан архитектура һәйкәлләре турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

 2020 елда Татарстанда 1045 мәктәп югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Уку йортларын 100 МБ/с тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.

14-нче һәм 15-нче августта Казанда «Игелекле куллар» хәйрия складында (Калинин ур., 3)  «Мәктәп акциясе» узачак.

 

Конкурста катнашучылар волонтёрлык, фән, сәнгать һәм журналистика өлкәсендәге экспертлар белән бергә мәктәп укучыларының илнең ирекле хәрәкәтендә һәм "Без бергә" үзара ярдәм акциясендә катнашу проектларын эшләячәк. Алар конкурсның тугыз юнәлеше буенча эш төркемнәренә берләшәчәк һәм хәзерге дөньяда балалар һәм яшүсмерләрнең волонтёр проектлары нинди булырга тиешлеге турында үз фикерләрен тәкъдим итәчәк.

Иннополис университеты югары сыйныф укучыларын (9-11 сыйныфлар) InnoCTF Junior-2020 мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча команда онлайн – ярышларында катнашырга чакыра. Җиңүчеләр һәм призерлар университетка кергәндә өстенлекләр алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International