Россия мәктәпләрендә 2021 елдан башлап остаз-укытучылар барлыкка киләчәк

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Россия мәктәпләрендә киләсе елдан яңа вазифалар — укытучы-методист һәм укытучы-остаз кертеләчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде. 

«2021 елның сентябрендә мәктәпләрдә укытучыларны аттестацияләүнең яңа системасын сыный башлыйбыз. Яңа вазифалар һәм квалификация категорияләре — укытучы-методист һәм укытучы-остаз кертелә. Болар барысы да педагогларның өзлексез һөнәри үсеше өчен шартлар тудырырга, һөнәрнең абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм иң мөһиме — белем бирү нәтиҗәләренең сыйфатын тәэмин итү», — диде Сергей Кравцов.

Мәктәпләрдә яңа вазифалар кертү укытучы үсешенең илкүләм системасы буенча каралган. Квалификация категорияләренең тәкъдим ителә торган моделе өч баскычтан тора: укытучы — өлкән укытучы (укытучы-методист) — әйдәп баручы укытучы (остаз укытучы).

Өлкән укытучы булу өчен, педагогка мәктәптә кимендә биш ел эшләргә кирәк булачак, ә әйдәп баручы укытучы вазифасы өчен — 10 ел. Шулай ук белем аттестациясен һәм һөнәри стандартка туры килүгә аттестация үтәргә кирәк булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International