11 августта Казан Кремле территориясендә "Ватан" яшь экскурсоводлар мәктәбе программасы кысаларында Татарстан башкаласында яшәүче балаларга музей-тыюлык территориясендә урнашкан архитектура һәйкәлләре турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кремль хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, балалар дәресләргә зур кызыксыну белән йөри. Архитектура һәйкәлләре һәм борынгы фортификация корылмасының тарихи объектлары белән танышу август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Укулар атнага өч тапкыр ике сменада уза. Проектта барлыгы 14 бала катнаша.
«Ватан» яшь экскурсоводлар мәктәбе Казанда 30 июльдә ачылды. Анда ун яшьтән алып 15 яшькә кадәрге мәктәп укучылары укый ала.
Проектның төп бурычларының берсе — укучыларны мәдәни туризм өлкәсенә җәлеп итү, чит телләрне өйрәнүгә өстәмә рәвештә мотивлаштыру.