14-нче һәм 15-нче августта Казанда «Игелекле куллар» хәйрия складында (Калинин ур., 3) «Мәктәп акциясе» узачак.
100-дән артык мохтаҗ гаилә яңа уку елына мәктәп һәм спорт формасын алачак, ә укучыларның әниләре үзләре өчен кием сайлый алачак, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фондының матбугат хезмәте.
Чара «Икенче сулыш» һәм «Игелекле эшләр көне» фондлары, шулай ук популяр брендның кием кибете белән берлектә оештырылды.