Конкурста катнашучылар волонтёрлык, фән, сәнгать һәм журналистика өлкәсендәге экспертлар белән бергә мәктәп укучыларының илнең ирекле хәрәкәтендә һәм "Без бергә" үзара ярдәм акциясендә катнашу проектларын эшләячәк. Алар конкурсның тугыз юнәлеше буенча эш төркемнәренә берләшәчәк һәм хәзерге дөньяда балалар һәм яшүсмерләрнең волонтёр проектлары нинди булырга тиешлеге турында үз фикерләрен тәкъдим итәчәк.
10 августта атнаны “Без бергә: бу ничек эшли һәм нәрсә ул” дигән онлайн-лекторий ача. Аны “Волонтёр-медики” бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе урынбасары Мария Якунчикова үткәрәчәк. Ә "Река детства" хәйрия фонды президенты Ольга Поздеева укучыларга балалар өчен хәрәкәтне ничек проектлау турында сөйләячәк