2020 елда Татарстанда 1045 мәктәп югары тизлекле интернетка тоташтырылачак

2020 елның 11 августы, сишәмбе

 2020 елда Татарстанда 1045 мәктәп югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Уку йортларын 100 МБ/с тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.

«Татарстанда 1680 мәгариф объекты бар, шуларның 635е югары тизлекле интернетка тоташтырылган инде. Яңа уку елына калган 1045 мәктәп шулай ук югары тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк», — диде Яковлев.

Министр урынбасары сүзләренчә, программа «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул 3 елга исәпләнгән.

«Татарстанның социаль әһәмияткә ия объектларны югары тизлекле интернетка тоташтыруга федераль бюджеттан 1,1 млрд сум бүлеп бирелгән. Татарстан буенча 499 мәктәп программага кермәде. Әмма Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бу мәктәпләрдә республика проекты кысаларында югары тизлекле интернет үткәреләчәк», — диде Яковлев.

Гомуми белем бирү учреждениеләреннән тыш, челтәр шулай ук фельдшерлык пунктларында, Росгвардия объектларында һәм авыл үзәкләрендә дә барлыкка киләчәк.

Программа цифрлы тигезсезлек проблемасын хәл итәчәк. Бүгенге көндә интернет виртуаль дөньяда зур мөмкинлекләр бирә. Укытучыларга укытырга һәм бирем бирергә, ә укучыларга дәрескә әзерләнергә җиңелрәк булачак», — дип уртаклашты Биектау районы гомуми белем бирү мәктәбе директоры Светлана Хәбибуллина.

Югары тизлекле интернет мәктәпләрнең мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Укытучыларга дистанцион режимда дәресләр уздыру һәм квалификацияләрен күтәрү җиңелрәк булачак. Челтәр үткәрү эшләре 1 сентябрьдә тәмамланачак. 945 мәктәптә монтажлау эшләре төгәлләнгән инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International