КНИТУ ректораты сәләтле беренче курс студентларына ярдәм итәргә әзер.
Казан технология университетына 2020 елда укырга керүче студентлар ай саен академик стипендиягә өстәмә рәвештә 25 000 сум алачак! Моның өчен БДИда теләсә кайсы предмет буенча йөз балл алырга яки 11 сыйныфта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы исемлегенә кертелгән мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этаплары җиңүчесе яки призеры булырга кирәк. Өстәмә стипендия беренче семестр дәвамында түләнәчәк.