Татарстанда экология һәм биология буенча “Биосфера” профильле сменасы ачылды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

10 августта “Биосфера” экология һәм биология буенча сәләтле балалар өчен профильле республика сменасы ачылды ("Биосфера" республика лагерь-мәктәбе). Смена республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында уздырыла. 

“Биосфера” республика  лагерь-мәктәбенә сәләтле балалар - экологик олимпиадаларда, смотрларда, конкурсларда, фестивальләрдә, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәләрендәге конференцияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар җыелды.  Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Тәтеш муниципаль районнарыннан һәм Казан шәһәреннән барлыгы 53 укучы катнаша.

Биредә укучылар түбәндәге  фәннәр буенча шөгыльләнә: гомуми экология, хайваннар экологиясе, үсемлекләр экологиясе, туфрак белеме, гидробиология, урман белеме, фенология һәм экология туризмы, тикшеренү эше һәм бурычларны хәл итү. Бөтен фәннәр буенча да практикумнар үткәрү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International