ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Безнең бурыч -  һәркем сыйфатлы белем ала алсын өчен кирәкле шартлар тудыру.

Бүген Татарстанның һәр районында география фәненнән сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханы оештырылды. ТР Премьер-министр урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанның 87нче урта мәктәбендә сынау имтиханының барышын шәхсән үзе тикшерде.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Россиядә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы барлыкка киләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хезмәт базарындагы вәзгыять турында киңәшмәдә тиешле йөкләмә бирде.

Татарстанның барлык мәктәпләре агымдагы ел ахырына югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр итте.

Башка елларда рус теле һәм база дәрәҗәдәге математикадан имтиханнар тапшырмыйча, аттестат бирелми иде. Агымдагы елда пандемия аркасында аттестатларны мәктәп билгеләре нәтиҗәсендә тапшырдылар. Шунлыктан быел база дәрәҗәдәге математикадан БДИ тапшырасы юк.

Планлаштырылган график нигезендә мәктәптә эшләр тулы көченә бара. 13-14 августта Алабугада мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясе узачак, аның кысаларында бирегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.

"Си++ "ка текә программа яздыңмы? Информатика яки математика буенча олимпиадада җиңдеңме? 2020 елда цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышлар күрсәткән 850 укучы җитди хөкүмәт грантларына дәгъва итә алачак. Һәрберсенең күләме - 125 мең сум.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 29 июньдә 15.00 сәгатьтә рус теле һәм әдәбиятыннан БДИ тапшыручылар өчен онлайн-консультация үткәрә. Әлеге чара КФУның рәсми Instagram-аккаунтында узачак.

Башка елларда рус теле һәм база дәрәҗәдәге математикадан имтиханнар тапшырмыйча, аттестат бирелми иде. Агымдагы елда пандемия аркасында аттестатларны мәктәп билгеләре нәтиҗәсендә тапшырдылар. Шунлыктан быел база дәрәҗәдәге математикадан БДИ тапшырасы юк. Техник белем алыр өчен югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә профильле математикадан имтихан бирә.


27
июнь, 2020 ел
шимбә

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм укытучылар!

Сезне тормышыгыздагыистәлекле вакыйгаларның берсе – мәктәпне тәмамлаууңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Бүген, 27 июньдә, илебезнең барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия чыгарылыш кичәсебилгеләп үтелә. Кызганыч, быел коронавирус йогышлы авыруы таралу сәбәпле бәйрәм дистанцион рәвештә уза. Пандемия шартларында белем алу һәм имтиханнарга әзерләнү сезнең өченберенчеҗитди сынау булды, мөгаен. Шуңа да карамастан, мөгаллимнәрегез һәм әти-әниләрегезнең булышлыгы белән сез бар көчегезне туплап, әлеге авырлыкларны җиңеп чыга алгансыз, дип ышанам.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International