"Си++ "ка текә программа яздыңмы? Информатика яки математика буенча олимпиадада җиңдеңме? 2020 елда цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышлар күрсәткән 850 укучы җитди хөкүмәт грантларына дәгъва итә алачак. Һәрберсенең күләме - 125 мең сум.
Бу акчаларны алу мөмкинлеге олимпиадаларда һәм интеллектуаль конкурсларда җиңүчеләр яки призерлар өчен барлыкка киләчәк. Өстәвенә - математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендәге патентлар һәм тикшеренү эшләре яшь авторлары. Һәр казаныш өчен баллар өстәләчәк. Баллар күбрәк булган саен - грантка шанслар югарырак. Ни өчен ничә балл биреләчәк? Бу хакта Мәгариф министрлыгының "Грантлар алуга дәгъвачыларны сайлап алу нәтиҗәләрен рейтинглы бәяләү тәртибен раслау турында" боерыгының яңа проектында язылган.
Мәсәлән, халыкара олимпиадада җиңүченең алтын медале өчен 10 балл алырга мөмкин. Ә Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урын өчен - барлыгы 3 балл.