КФУда рус теле һәм әдәбиятыннан БДИ тапшыручылар өчен онлайн-консультация үткәреләчәк

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 29 июньдә 15.00 сәгатьтә рус теле һәм әдәбиятыннан БДИ тапшыручылар өчен онлайн-консультация үткәрә. Әлеге чара КФУның рәсми Instagram-аккаунтында узачак.

"Инста-БДИ" - бер сәгатьлек туры трансляция, аның барышында укытучылар имтиханнарны уңышлы тапшыруның серләре турында сөйлиячәк, укучыларның сорауларына җавап бирәчәк, алдагы еллардагы иң катлаулы биремнәрне, типик хаталарны һәм 2020 елгы биремнәрнең форматын ачыклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International