ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев элекке «Ялкын» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексының Өстәмә белем бирү объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

29 июньдә бөтен Россия буенча БДИ-2020 старт алды. Имтиханнар кампаниясенең беренче ике көне чыгарылыш укучыларыннан башка узды. Сынау имтиханнары оештыручылар һәм медицина хезмәткәрләре катнашында гына оештырылды. Алар илнең барлык төбәкләрендә һәм БДИның төп чоры вакытында кулланылачак имтиханнар (БДИ) уздыруның барлык пунктларында да үткәрелде.

Халыкара лингвистлар комитеты башкарма комитеты (Comité International Permanent des Linguistes — CIPL) 2023 елның 25 июненнән алып 2 июльгә кадәр 21нче Халыкара лингвистик конгрессның (ICL) Казанда узачагын игълан итте. Конгрессның инициаторы һәм оештыручысы — Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институт директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев төбәкләрдәге мәгариф министрлары һәм  БДИ үткәрүгә җәлеп ителүче мәгариф системасы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында 2020 елгы имтиханнарның төп чоры башлануга мәгариф системасының әзерлеге турында фикер алыштылар.

Милли технологик инициативаның (НТИ) Түгәрәк хәрәкәте Россия югары сыйныф укучыларын «Талант 20.35» мәктәп укучылары компетенциясе беренче Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. 31 июльгә кадәр укучылар НТИ Түгәрәк хәрәкәте һәм аның партнёрлары проектларында  үз казанышлары турындагы мәгълүматларны проект сайтына урнаштырырга тиеш. 

"Сириус.Җәй: үз проектыңны башлап җибәр" акциясе кысаларында оештырылган "Акыллы ял концепциясе" проекты мәктәп укучыларын фән, технологияләр һәм бизнесның актуаль проблемалары тирәсендә берләштерүгә юнәлдерелгән.

Чыгарылыш укучыларының күбесе инде югары уку йортына керергә карар кылды. Ләкин шикләнүчеләр дә бар: бәлки колледжда белгечлек алырга, яисә бөтенләй тәнәфес ясарга кирәктер? Мәскәү шәһәр психология-педагогия үзәге белгечләре Анастасия Кузнецова һәм Ольга Манукян әлеге фикернең уңай һәм тискәре якларын бәяләделәр.


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку елын 1 сентябрьдән традицион форматта башларга планлаштыра. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 24» каналы эфирында әйтте.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 20 ил министрлары катнашында узган киңәшмәдә пандемия шартларында белем бирү нәтиҗәләре турында фикер алышканнар һәм мәгариф процессын уңышлы оештыру мисалы сыйфатында ике ил - Россия һәм Сингапур китерелгән.

Химия буенча 54 нче Халыкара Менделеев олимпиадасында 20 илдән килгән командалар катнашачак. Олимпиада ике теоретик турдан торачак һәм онлайн-форматта узачак. Ул 13 июльдә старт алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International