Анзор Музаев: "Россиянең барлык төбәкләре дә БДИның төп чорына әзер"

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев төбәкләрдәге мәгариф министрлары һәм  БДИ үткәрүгә җәлеп ителүче мәгариф системасы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында 2020 елгы имтиханнарның төп чоры башлануга мәгариф системасының әзерлеге турында фикер алыштылар.

"БДИ башланыр алдыннан без техника һәм белгечләрнең әзерлеген тикшерү өчен сынаулар үткәрдек. Сынау имтиханнары узды, алар барышында пунктларга керү, аларны аудиторияләргә тарату, медиклар эше күзәтелде. Бүгенге көндә барлык төбәкләр дә әзер. Без һәрбер төбәк министры белән элемтәгә кереп имтиханнар үткәрүнең барлык моментларын эшкәрттек. Бездә бер генә төбәккә карата да җитди кисәтүләр юк ", - дип белдерде Анзор Музаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International