Төбәкләр БДИ башланыр алдыннан имтиханнар уздыру пунктларының әзерлеген тикшерде

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

29 июньдә бөтен Россия буенча БДИ-2020 старт алды. Имтиханнар кампаниясенең беренче ике көне чыгарылыш укучыларыннан башка узды. Сынау имтиханнары оештыручылар һәм медицина хезмәткәрләре катнашында гына оештырылды. Алар илнең барлык төбәкләрендә һәм БДИның төп чоры вакытында кулланылачак имтиханнар (БДИ) уздыруның барлык пунктларында да үткәрелде.

Россия Федерациясенең һәр субъектында имтихан кампаниясен үткәрү - мәгариф, сәламәтлек саклау, хокук саклау структуралары, федераль, төбәк һәм муниципаль учреждениеләрнең бердәм ведомствоара эше. БДИ-2020 Роспотребнадзор киңәшләрен төгәл үтәп уздырыла. Алар арасында - кимендә 1,5 метр социаль дистанция саклау, парталарны зигзагсыман утырту, пунктларга кергәндә контактсыз термометрларны кулланып, мәҗбүри термометрия, катнашучыларның һәм персоналның кулларын эшкәртүе.

Сынау имтиханнары барышында Россия Федерациясенең барлык субъектлары да имтиханнар үткәрү пунктларында тиешле индивидуаль саклану чаралары һәм антисептиклар белән тәэмин итүне контрольдә тотты, оештыручыларның һәм медицина хезмәткәрләре эшчәнлеген, технологик җиһазларның әзерлеген тагын бер кат тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International