«Талант 20.35» конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Милли технологик инициативаның (НТИ) Түгәрәк хәрәкәте Россия югары сыйныф укучыларын «Талант 20.35» мәктәп укучылары компетенциясе беренче Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. 31 июльгә кадәр укучылар НТИ Түгәрәк хәрәкәте һәм аның партнёрлары проектларында  үз казанышлары турындагы мәгълүматларны проект сайтына урнаштырырга тиеш. Төрле чараларда уңышлы катнашкан өчен баллар кушыла.

2020 елда конкурс кысаларында өч юнәлеш буенча казанышлар анализланачак: «Pythonда программалаштыру», «Комплекслы инженер бурычын хәл итү» һәм «Программалы робототехника».

Иң күп балл җыйган катнашучылар конкурста җиңүче һәм призер дипломнарын алачак, бу аларга югары уку йортына укырга кергәндә өстәмә 10 балл алу мөмкинлеге бирә.

2020 елда «Талант 20.35» конкурсы нәтиҗәләрен кабул итүче югары уку йортлар исемлеге проект сайтында урнаштырылган. Бу илнең төрле төбәкләрендә федераль, милли тикшеренү һәм әйдәп баручы дәүләт университетлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International