Пандемия шартларында укытуны оештыру буенча Россия тәҗрибәсе дөньяның башка илләре арасында иң уңышлысы дип билгеләнде

2020 елның 30 июне, сишәмбе

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 20 ил министрлары катнашында узган киңәшмәдә пандемия шартларында белем бирү нәтиҗәләре турында фикер алышканнар һәм мәгариф процессын уңышлы оештыру мисалы сыйфатында ике ил - Россия һәм Сингапур китерелгән.

«Безнең тәҗрибә башка илләр өчен комплекслы якын килү хисабына кызыклы иде: без укытучыларга ярдәм иттек, педагоглар һәм ата-аналар өчен методик ярдәм үзәген оештырдык, 500 меңнән артык компьютер техникасы белән тәэмин иттек - беренче чиратта берничә бала булган аз керемле гаиләләрне», - дип билгеләде министр.

Сергей Кравцов шулай ук халыкара дәрәҗәдә дөньяда аналоглары булмаган уникаль мультимедиа платформасын булдыру тәҗрибәсе аеруча зур игътибар уятты, дип аңлатты. Ул өч форматны берләштерә: мәгариф телепроектлары, электрон укыту һәм классик дәреслекләр.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия тәҗрибәсе башка илләр өчен дә файдалы булачак, һәм инде 8 июльдә бу мәсьәлә буенча фикер алышу өчен киләсе конференция планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International