Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Сириус" ил мәнфәгатьләрендә өстенлекле бурычларны хәл итү өчен яшьләрне һәм бизнесны берләштерәчәк

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

"Сириус.Җәй: үз проектыңны башлап җибәр" акциясе кысаларында оештырылган "Акыллы ял концепциясе" проекты мәктәп укучыларын фән, технологияләр һәм бизнесның актуаль проблемалары тирәсендә берләштерүгә юнәлдерелгән.

Проектның остазлары-3-5 курс студентлары,төбәк югары уку йортлары магистрантлары һәм аспирантлары. Алар җитәкчелегендә 8-11 сыйныф укучылары фәнни-технологик, инженерлык һәм тикшеренү проектларын эшләү белән шөгыльләнәчәк. «Заказчылар» сыйфатында илнең индустриаль компанияләре һәм фәнни-тикшеренү институтлары чыгыш ясаячак.

Мондый берләшү берничә өстенлек бирәчәк. Укучылар актуаль гамәли бурычлар өстендә эшләячәк, проект әзерләячәк, аның өстендә эшләү киләчәктә һөнәр белән билгеләнергә ярдәм итәчәк. Студентлар педагогик тәҗрибәне проект эшчәнлегендә алачак, потенциаль эш бирүчеләр белән танышачак, үзләрен күрсәтә һәм эшкә урнаша алачак. Проект партнерлары укучыларның игътибарын алар үстерә торган технологияләргә җәлеп итәчәк һәм эшкә урнашуга мотивлаштырылган кандидатлар таба алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International