Чыгарылыш укучыларының күбесе инде югары уку йортына керергә карар кылды. Ләкин шикләнүчеләр дә бар: бәлки колледжда белгечлек алырга, яисә бөтенләй тәнәфес ясарга кирәктер? Мәскәү шәһәр психология-педагогия үзәге белгечләре Анастасия Кузнецова һәм Ольга Манукян әлеге фикернең уңай һәм тискәре якларын бәяләделәр.