11 июльдән 24 июльгә кадәр Иннополиста Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы узачак, анда Россия һәм чит ил югары уку йортларының иң яхшы студентлары катнашачак. Быел кампус темасы — «Инновацияләр һәм трендлар».
Ел саен Нью-Йоркта Radical Innovation Award халыкара архитектура премиясе кысаларында кунакханә индустриясе өлкәсендә иң яхшы инновацион архитектура чишелешләрен сайлыйлар. Конкурста профессионаллар һәм студентлар проектлары аерым карала, 1500$ бүләк белән бер призлы урын һәм студентлар номинациясе өчен ике кызыксындыру бүләге каралган. Шулай итеп җиңүче бердәнбер эш сайлап алына. Быел да бу бүләк Татарстан студентлары өчен.
Ректор Асия Тимирясова җитәкчелегендәге Казан инновацион университеты командасы “Остров 10-22" белем бирү интенсивында эшли башлады. Ике атна дәвамында, 10-22 июльдә, югары уку йорты хезмәткәрләре һәм укытучылары Сколково фән һәм технологияләр институтында белем алачак. Ул вузларны цифрлы үзгәртеп коруга һәм белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Проектта катнашучылар алдында Уэстерн Говернорс (АКШ) университеты президенты Скотт Палсифер, KAIST Корея технология университеты президенты Сунг-Чул Шин, Coursera белем бирү онлайн-платформасының баш аналитигы Винод Бактеравачалам һ. б. кебек экспертлар чыгыш ясаячак.
2019 елда Татарстан мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга барлыгы 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
5 июльдә Россия Федерациясенең 2019 елның 25 апрелендәге 208 номерлы Мәгариф министерлыгы боерыгы үз көченә керде, ул һөнәри белем бирүне гамәлгә ашырыла торган эшче һөнәрләр, хезмәткәрләр вазыйфалары исемлегенә үзгәрешләр кертә.
Татарстан Хөкүмәте карары белән республикада Иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү буенча ведомствоара совет булдырылды. Аны Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләде.
“Талантлар салюты” иҗади берләшмәсе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы (Россия, Санкт-Петербург шәһәре) Казанда узачак балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсларында катнашырга чакыра.
"Киләчәк шәһәрләрне протиплаштыру” магистр программасын тәмамлаучылар һәм Татарстан Республикасы Президенты грантының стипендиатлары Мәскәү урбанистик форумында Мәскәү һәм Татарстан хакимиятләре алдында чыгыш ясадылар.
«Мәгариф» милли проектының «Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында ата-аналарга ярдәм итү ресурс үзәгендә 0-18 яшьлек балаларны тәрбияләү, үстерү һәм мәгариф өлкәсендә бушлай консультацияләр үткәрелә.
Депутатлар Мәдәният министрлыгы белән сәнгать югары уку йортларына керә торган Музыка һәм сәнгать мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен бердәм дәүләт имтиханы өчен өстәмә баллар исәпләү мөмкинлеге бирә торган законга үзгәрешләр кертү турында фикер алышырга ниятли. Бу хакта Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, актриса Елена Драпеко хәбәр итте.