"Киләчәк шәһәрләрне протиплаштыру” магистр программасын тәмамлаучылар һәм Татарстан Республикасы Президенты грантының стипендиатлары Мәскәү урбанистик форумында Мәскәү һәм Татарстан хакимиятләре алдында чыгыш ясадылар.
4 июльдә Мәскәү урбанистик форумында “Киләчәк шәһәрләрен протиплаштыру " халыкара магистр программасын тәмамлаучылар һәм Татарстан Республикасы Президенты грантының стипендиатлары Президент Рөстәм Миңнехановка, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетовага һәм Мәскәү вице-мэры Марат Хөснуллинга үзләренең финал проектларын тәкъдим иттеләр. Очрашуда программаның академик җитәкчесе Висенте Гуаярт катнашты.