11 – 12нче февраль көннәрендә Тәтеш шәһәренең П. С. Ханжина исемендәге 1 нче урта мәктәп базасында «Ел укытучысы - 2019» Бөтенроссия конкурсының һәм “Иң яхшы татар теле укытучысы - 2019" республика конкурсының зона этабы узды.
«Йөрәгемне балаларга бирәм» һәм «Кеше тәрбиялим» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы этабында «Регата» балалар техник иҗат станциясе педагогы, Иске Рәҗәп мәктәбенең технология укытучысы Илназ Мәхмүтов, 1нче Болгар мәктәбенең «Юнармия» отряды җитәкчесе Ирина Кислова һәм 2 нче Болгар мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Анна Калинкина җиңү яулады.
11нче февральдән 16нчы февральгә кадәр КФУның уку бүлекләрендә һәм музейларында ачык лекцияләр, мастер-класслар, уеннар һәм дискуссияләр узачак.
Кабат тикшерү турындагы карар совет утырышында кабул ителде, ул Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Т. Ю. Синюгина рәислегендә узды.
Министр «Мәгариф» илкүләм проектының бурычлары һәм аңа керүче федераль проектлар турында җентекләп сөйләде.
Борис Ельцин исемендәге Урал федераль университетында 2019 елгы V төбәкара химия турнирының йомгаклау этабы тәмамланды.
9нчы сыйныфларда телдән әңгәмә уздыру буенча яңа тәртип регламентлана, ул инде расланган һәм 2018 елның 10нчы декабрендә Юстиция министрлыгында теркәлгән. Тәртип нигезендә тугызынчы сыйныф укучылары ГИА га керү сыйфатында телдән әңгәмә бу уку елында ук узачак. Бу хакта уку елы башланганчы ук хәбәр ителде.
22 – 24нче февральдә Казанда 8 – 11нче сыйныф укучылары арасында «Безнең мирас» ачык бөтенроссия интеллектуаль олимпиадасының финал туры узачак. Быелгы турнирның темалары «Идел буе» һәм «Халык һөнәрләре».
Бүген студентлар һәм мәктәп укучылары арасында сервис, туризм һәм кунакханә эше буенча бөтенроссия олимпиадасы старт ала.
Конференция Курган дәүләт университеты базасында узды, ул Россиянең 29 шәһәреннән һәм Казахстанның ике шәһәреннән катнашучыларны берләштерде. Алар арасында Казан федераль университетының Алабуга институты студентлары да бар.